Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Ватык чаң

Кара төндә йөрәк кенә Ватык чаң булып сыкрый.

Мин әле төзек чагымда,
Тау-таш, кырлар өстендә,
Каланчада балкый идем,
Перламутр төсендә.
Ялык-йолык килеп торам,
Афәт барын белгертеп,
Олы юлдан юлбасарлар
Килгәнен хәбәр итеп.
Караңгыда түгел, бөтен
Тирә-як яктырганда,
Хәтта фәкыйрь йортларда да
Җыр яңгырап торганда…

Менә хәзер томан сарган,
Угрылар йөргән җирдә,
Тау-таш ишелгән, мәкерле
Чатнаган җир өстендә.
Тирә-якта бер ут та юк –
Сыңар йолдыз да янмый.
Кара төндә йөрәк кенә
Ватык чаң булып сыкрый.

Ш а м и л
Җ и г к а е в

 

«КУ» 10, 2026

Фото: magific ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев