Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Үскәч киясе пальто

Зәһәр декабрь суыгы. Ерак әле язларга. Үскәч киясе пальтоны Алып чыктык базарга.

Зәһәр декабрь суыгы.
Ерак әле язларга.
Үскәч киясе пальтоны
Алып чыктык базарга.
Шул көрән тукыма өчен –
Уңды юлыбыз болай –
Бирде бер әби бер чиләк
Бәрәңге белән туң май.
Йөгердек өйгә, бомба һәм
Ату тавышы тынгач.
Бер чиләк эре бәрәңге! –
Үсәбез болай булгач!
Без исән калырбыз, үскәч,
Сөйләшербез шатланып,
Талчукта бәрәңге саткан
Әбине искә алып.
Кат-кат рәхмәтләр укырбыз
(Онытмабыз мәңгегә),
Шул пальтоны бәрәңгегә
Алмаштырган әбигә.

В Л А Д И М И Р

С Е М Е Н Ч И К

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев