Тукай маршы
Урап-урап ага-ташый Тукай маршы. Шул аһәңнән әсәрләнеп, булып гашыйк, Давылларга, явымнарга барам каршы... Барам каршы…
Урый-урый Казан артын, Кырлай ягын,
Үзе талгын, үзе ярсу моң агыла.
Шушы моңны якын күреп, бердәй көтеп,
Балкан-тау да, Кара-тау да гел сагына...
Таралыплар яткан Урал тавын ашып,
Гизеп йөри моңлы-дәртле Тукай маршы.
Тукай маршы! Чакыра ул ярсып-шашып,
Ерак рухташ, гүя атлый – барам каршы.
Ишеткәндә аны Урал куенында
Күңел тула, йөрәк дулый... Җилләр елый,
Урман үкси. Күк ярыла, яңгыр коя...
Чал кылганнар ак каенга кушылып җырлый...
Дәрья булып, хисләр таша, моң түгелә,
Җилкендерә йөрәгемне хак көрәшкә.
Ашыктыра кыска гына гомердә дә
Башкарырга халкым өчен изге эшләр.
Көннәрем дә туып тора гел чиратлап:
Әле – давыл,
әле – явым,
әле – кояш...
Гомеремне моң озата гел аралаш:
Йә ул дәртле,
йә ул назлы,
йә ул сагыш…
Чакыра ул – кәккүк булып Кара-тауда,
Озын гомер теләп Тукай мирасына.
Яңгырый ул – сандугачтай, әй, өздереп,
Үлгәннәр дә сискәнерләр җир астында.
Каңгылдый ул – кыр казлары Йөрүзәнне
Иңри-иңри ташлап киткән чактагыдай.
Чаңкылдый ул – чал бөркете Ирәмәлнең
Кыяларда балаларын саклагандай...
Урый-урый Казан артын, Кырлай ягын,
Үзе талгын, үзе ярсу моң агыла.
Шушы моңны якын күреп, бердәй көтеп,
Алатау да, Каратау да гел сагына...
Халык өчен, хаклык өчен калыкканнарны
Какшаталмый хәтта еллар агышлары:
Чая рухлы Салаватның ярсуына
Аваздаш бит бөек Тукай сагышлары.
Моң-хәсрәтле, мең хәсрәтле газиз җирдә
Булсын хаким бары җыр һәм ирек язы!
Минем белән көн дә иртән чыксын юлга
Салаватның чая рухы,
Тукай сазы.
Салаватның туган ягы – Күк Уралны
Урап-урап ага-ташый Тукай маршы.
Шул аһәңнән әсәрләнеп, булып гашыйк,
Давылларга, явымнарга барам каршы...
Барам каршы…
Кадим Аралбай
«КУ» 09, 2026
Фото: архив
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев