Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Свислочь кына

Йөрәкләрне ачып салдык Үз күреп, туган күреп. Башкортны да, татарны да Борчыган уйлар бер үк.

Татар шагыйрәсе Луиза Янсуарга
Төнге Минск уртасында
Сөйләштек икәү барын.
Мин сөйләдем башкортларны,
Син түктең татар зарын.
Сәлам алып, сәлам биреп,
Тиз генә хушлаш иде.
Аерыла алмый сөйләштек:
Хәлләр бик охшаш иде.
Йөрәкләрне ачып салдык
Үз күреп, туган күреп.
Башкортны да, татарны да
Борчыган уйлар бер үк.
Минск йоклый. Төнге Свислочь
Җай гына ага иде.
Ишетмәмеш һәм күрмәмеш
Ай гына бага иде.
Айга аңа барыбердер
Өфе ни дә, Казан ни;
Нигә аңа бу дөньялар,
Бу рухият мәдәни?!
Безне беркем бүлдермәде,
Безне беркем бүлмәде:
Агылды башкорт сүзләре,
Акты татар телмәре.
Төн озыны серен түккән
Ике шагыйрә иде...
Халкым, диеп өзгәләнә,
Ил дип кайгыра иде.
Аңлау тапкан бу икәүне
Туктатучы булмады.
Тирән көрсенде тик Минск,
Свислочь кына елады…

Татар теленә Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ күчерде.

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев