Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Салават кылычы

«Син булдыңмы әллә явымда?..» Батыр тагын нидер әйтер диеп, Басып торам кылыч янында.

Кадим Габделгани улы Аралбай 1941 елның
1 сентябрендә Башкортстанның Хәйбулла районы
Таңатар авылында туа. 1968 елда Башкортстан дәүләт
университетын тәмамлагач, Хәйбулла, Бөрҗән һәм
Баймак районнары авылларында укытучы булып эшли.
Беренче шигырьләрен алтмышынчы елларда яза башлаган
егетнең 1975 елда «Утлы үткелләр» исемле беренче
җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң аның дистәдән артык
шигырь, проза һәм фәнни китаплары басылып чыга.
СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалында
аспирантура тәмамлагач, ул башта «Агыйдел» журналында, аннары
Язучылар союзында, партия өлкә комитетында эшли. 1988 елдан соң Язучылар
берлегендә рәис урынбасары, Башкортстан «Китап» нәшриятының баш
редакторы, директоры вазифаларын башкара. 1996 елда Кадим Аралбай
Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ул – 2011 елдан
Башкортстанның халык шагыйре.

Яугир кылыч, үтәп данлы бурычын,
Ята карап пыяла астыннан.
Миңа шуннан Салават батыр
Үзе карап ятадыр сыман.
Юк. Ул гади генә кылыч түгел,
Ул тиң кылыч бары батырга.
Күпме кулдан үтеп, тиеш булган
Балтыйк буен урап кайтырга.
Кылыч сабы һаман саклый сыман
Салаватның бармак эзләрен.
Кайнарлыгы аша шул эзләрнең
Ишетәм аның йөрәк сүзләрен:

«Кылыч айкап,
Илне яуга әйдәп,
Җирне безме канга батырдык?
Безнең теләк иде:
Җиребездә
Азат, якты таңнар аттыру...»
Кылычының утлы гайрәтендә
Тоям аның ярсу оранын:
«Ирләр бармы бүген Уралымда
Нык тотарлык хаклык коралын?!»
Яугир кылыч, үтәп данлы бурычын,
Ята карап пыяла астыннан.
Миңа шуннан Салават батыр
Үзе карап ятадыр сыман.
Ишетәм кебек аннан серле бер өн:
«Син булдыңмы әллә явымда?..»
Батыр тагын нидер әйтер диеп,
Басып торам кылыч янында.

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев