СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ
Озату
Җиз быргылар яңгыратты Сагышлы озату җырын.
Җиз быргылар яңгыратты
Сагышлы озату җырын.
Аның тузанлы иренен
Үбеп алдың суырып.
Туганнарының елашкан
Тавышларын онытып,
Ул да үпте иреннәрең
Кайнарлыгын суытып.
Шомлы тавыш белән шунда
Гудок бирде паровоз.
Мәңге кушылмаслык булып
Ерагайды арагыз.
Нишләргә белми торасың,
Тере дә түгел, үле дә,
Хатын да түгел, кәләш тә,
Тол да түгел әлегә.
Владимир Семенчик
Рафис КОРБАН тәрҗемәсе
«КУ» 11, 2026
Фото: magnific ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев