Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Көймәне дулкын өстендә...

Көймәне дулкын өстендә Тибрәтә җил иркәләп. Су өстендә җанга рәхәт, Нинди күңелле халәт!

Көймәне дулкын өстендә
Тибрәтә җил иркәләп.
Су өстендә җанга рәхәт,
Нинди күңелле халәт!
Баш өстендә акчарлаклар
Өерелеп очканда,
Рәхәт тә соң ярдан торып,
Тәрәч балык тотканда.
Дулкыннар уйный култыкта,
Причалда ут яна.
Җирне әйләнә диләр дә,
Тик торадыр күк миңа.
Җир бәлки ул түгәрәктер,
Ә су өсте тип-тигез...
Минем үлемсез икәнне
Белә микән берегез!
Үләмме соң, иксез-чиксез
Су өстендә көймәдә,
Йөрәкләрне җилкендереп
Тәрәч балык чиерткәндә,
Күктә кояш уйнаганда,
Сулар ярга чапканда,
Дулкын арты дулкын килеп,
Көймә төбен какканда!

В Л А Д И М И Р  С Е М Е Н Ч И К

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев