Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Кичен балык әйбәт чиертә...

Дусларым, җирдә яшәве Рәхәт бит ул шулай да!

Владимир Семенчик – шагыйрь, язучы,
журналист, Россия Язучылар берлеге, Халыкара
ПЕН клубы әгъзасы, Сахалин өлкәсе Язучылар
берлеге рәисе.
1962 елның 15 апрелендә Украина ССРның
Винница өлкәсе Казатина шәһәрендә туган.
Балачагы һәм үсмер еллары Белоруссиядә үткән.
1984 елда Белоруссия дәүләт университетының
журналистика факультетын тәмамлаганнан соң,
Сахалин өлкәсенең башкаласы Көньяк Сахалинск
шәһәрендә «Советский Сахалин» газетасы корреспонденты булып эшли
башлый. Аннан соң биредәге төрле оешмаларда – журналист, нашир
вазифаларын башкара, шигырьләр һәм проза әсәрләре иҗат итә, тәрҗемә
белән шөгыльләнә. Берничә китап авторы.

Кичен балык әйбәт чиертә,
Учак кабызып ярда.
Көтик әле кич җиткәнен,
Җим салып балыкларга.
Күктә болытлар янганда,
Учак очкынланганда,
Үләннәр үскән чагында,
Кошчыклар җыр сузганда.
Гел елмаеп тормый бәхет,
Бәлки ул тәүге тапкыр
Шулай кошлар җыры булып
Җанда канат кагадыр.
Карлыгач йә песнәк булып,
Биеккә атыладыр,
Янып беткән шәм кебек йә,
Тәмам эреп тынадыр.

Күрше бакчада сандугач
Җырын сузып торганда,
Күктән якты ак юл сызып,
Йолдызлар атылганда.
Йөрәктә сөю һәм сагыш
Эреп кушылган тәмам.
Ачылган күкнең ишеге
Чиксез киңлеккә табан.
Шәфәкъ кинәт янып сүнде,
Оеп киткән күк ай да.
Дусларым, җирдә яшәве
Рәхәт бит ул шулай да!

В Л А Д И М И Р

С Е М Е Н Ч И К

Рафис Корбан тәрҗемәсе

«КУ» 11, 2026

Фото: архив, фотода автор үзе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев