Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Каләмнәр туганлыгы

Әйләнде изге йолага Каләмнәр туганлыгы. Тормыш кабул кылды аның Дөньяга туганлыгын.

Башкортстан белән Татарстан китап
нәшриятларының иҗатташлыгы вә хезмәт-
тәшлеге бәйрәмендә әйтелгән котлау сүзе


Әйләнде изге йолага
Каләмнәр туганлыгы.
Тормыш кабул кылды аның
Дөньяга туганлыгын.
Тукай – Гафури Уфада
Күрешкән заманнардан
Каләмнәр туганлыгының
Бөреләре яралган.
Хәсән Туфан, Ибраһимов,
Бикбай, Сәгыйт Агишлар
Тын агымны әйләндерде
Ярсу, тирән агышка.
Әмирхан Еники, Мостай,
Наҗар, Сибгат Хәкимнәр –
Матурлык белән коткарыр
Яусыз-даусыз хакимнәр.
Рәми, Туфан, Атнабайлар,
Сафин, Илдар Юзиләр
Остазлары салган юлны
Җырдан, хистән өзмиләр.
Ренат Харис, Игебайлар,
Фәйзуллин, Р.Бикбайлар,
Роберт Миңнуллин, Гаташлар
Тукай – Гафури ызанын
Тугры, матур саклыйлар.
Әдипләргә куәт өсти
Каләмнәр туганлыгы,
Ташкан елгалар шикелле
Күңелләр тулганлыгы.
Китап-лөгать алмашудан
Илһам-дәрт арта гына,
Әдипләр хәзинә-йөкне
Җигелеп тарта гына.
Куанычны күккә чөя
Дусларның уңганлыгы.
Гомерле булсын дөньяда
Каләмнәр туганлыгы,
Халыклар туганлыгы!

Кадим Аралбай

 

«КУ» 09, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев