Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Юк, хыялый шагыйрь түгелмен мин...

Көрәш һәм кайгы күрмәгән кеше, Кайгыра белми башкалар өчен.

Юк, хыялый шагыйрь түгелмен мин,
Шигыремне язмыйм гамьсез булып та...
Көләрсең, бәлки, аларны йөрәк
Пышылдый, дисәм, төнге тынлыкта...
Әйдә, көл!.. Ләкин һәрбер сүземне
Бүлешкәнче синең белән, башта
Бәхеттән алдым сорап ялварып,
Аннан чылаттым ачы күз яшьтә.
Менә ни өчен минем җырларым
Еш хәтерләтә матәм чыңнарын...
Көрәш һәм кайгы күрмәгән кеше,
Кайгыра белми башкалар өчен.

К о с т а
Х е т а г у р о в

 

«КУ» 10, 2026

Фото: magnific ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев