Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Чаңгырау торна тавышы

Мин белмимен, таралырмы бермәл Куерыплар торган кара болыт?! Әйтер сүзләремне әйтәлмәгәч, Чаңгырый-чаңгырый очтым, торна булып...

Мин белмимен, таралырмы бермәл
Куерыплар торган кара болыт?!
Әйтер сүзләремне әйтәлмәгәч,
Чаңгырый-чаңгырый очтым,
торна булып...
Нинди идем элек! Нинди идем!
Авызга су кабып тормый идем:
Моң иясе, серле сорнай идем,
Чал тарихны көйләр курай идем...
Тәмләгәннәр булды микән сезнең
«Күзяшь» сеңгән
шагыйрь икмәген –
Өерләрнең ике чатына да
Тоташырга җөрьәт итмәдем…

Өеремнән читләтелгәч шулай
Ялгыз гына очып йөрешем.
Дус дигәннәр миңа угын төбәп,
Җәяләрнең тарта керешен...
Нинди идек элек! Нинди идек!
Җандаш була белгән җаннар идек,
Бер-беребезнең сүзен аңлый идек,
Бер-беребезсез тора алмый идек!
Җан дусларым! Йөрәгемнән сезне
Мин барыбер алалмыймын йолып,
Берьялгызым күтәрелмәм күккә,
Оран салам чаңгырау торна булып:
«Торыйк! Торыйк, дуслар! Илебезне
Урап кына үтсен мең бәла!
Тезләнмик без Шайтан колларына,
Тезләник тик Хакка сәҗдәгә!..»
Канат түгел, йөрәккәем белән
Туган җиркәемне кочып барам,
Чаңгырый-чаңгырый гына
очып барам.
Чаңгырый-чаңгырый гына
очып барам…

З Ө Л Ф И Я  Х А Н Н А Н О В А

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев