Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Азатлык

Кеше өчен бөтен бүләкләрдән Кыйммәтлерәк нәрсә азатлык.

Кеше өчен бөтен бүләкләрдән
Кыйммәтлерәк нәрсә азатлык.
Шуның белән җанны дәвалыйбыз,
Шуның белән җанның рухы нык.
Ул бирелә безгә югарыдан –
Яралмый ул хәтта көлдән дә.
Көтүчегә бирелергә мөмкин,
Ә патшаны урап үтәргә.
Аңа кеше хезмәт аша килә,
Чиксез сөю аша ирешә.
Мин көнләмим аны Аллаһыдан,
Юлчылардан менә көнләшәм.
Азатлык, син – изге хәзинә,
Тик ирешә сиңа тырышлар...
Азатлык дип кенә дөньяда
Башлана һәм тына сугышлар.

Ш а м и л
Җ и г к а е в
Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

«КУ» 10, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев