Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Ат булдым

Гомер буе ат булдым мин, Яшь чакта – чабыш аты. Камчы белән суга-суга Кудылар мине каты.

Гомер буе ат булдым мин,
Яшь чакта – чабыш аты.
Камчы белән суга-суга
Кудылар мине каты.
Шуннан йөк аты иттеләр,
Чикләделәр ирекне.
Күтәргесез ул йөкләрне
Сөйри-сөйри хәл бетте.
Инде читкә ыргыткачтын
Тәгәрмәчнең күчәрен,
Сыртыма менеп атланды
«Ат бул» – дип, ейәнсәрем2.
Бүлмә буйлап дүртаяклап
Әрле-бирле узамын.
Үз баламның баласы бит,
Ат итсә дә ризамын.
Ейәнсәрем бик куангач,
Мин үзем дә шат булдым.
Гомер буе ат булдым мин,
Гомер буе ат булдым!

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев