Шигърият
Зәй буенда
Матурлыгын күңелдә йөртәм.
Тау артыннан кояш күтәрелә,
Төн пәрдәсен ертып, таң ата.
Әрәмәдә тынлык хөкем сөрә,
Зәй үзе дә тынлык ярата.
Агач башларына эленеп калган
Чиккән челтәр сыман ак томан.
Могҗизалы мизгелләрне кочып,
Әрәмәләр йоклый бит һаман.
Тирә-якны сискәндереп шулчак
Кәккүк тавышы яра һаваны.
Бөдрә таллар Зәйгә башын игән,
Ишетелә кошлар авазы.
Табигатьнең кодрәтеннән килә,
Бар дөньяны күмә җыр-моңга.
Вак дулкыннар ярга сер сөйлиләр,
Күпме серләр яшидер монда.
Бу могҗиза бер төш кебек кенә,
Тылсымы да иңгәндер күктән.
Зинһар, тупас кагылмагыз аңа,
Матурлыгын күңелдә йөртәм.
"КУ" 11, 2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев