Логотип Казан Утлары
Шигърият

Зиһен булгач, баш күтәрми...

Үпкәләүнең файдасы юк, Вакыт бит инде бетте. Эчтәлек бай. Рәвеш ватык. Үзең генә гаепле…

Зиһен булгач, баш күтәрми
Укып белем эстәдек.
Рәвеш ярылып ятса да,
Күренмәде эчтәлек.
Булмый икән бу дөньяда
Күз чыгармый каш ясап.
Корасы булган язмышны
Башыннан ук башкача.
Менгән үрләрем бар кебек,
Тормышым ала-кола.
Ә яшьлегем еллар аша
Үпкәләп карап тора.
Үпкәләүнең файдасы юк,
Вакыт бит инде бетте.
Эчтәлек бай. Рәвеш ватык.
Үзең генә гаепле…

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев