Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үзем бәйлим

Җылы качты... Дөньясында бер учак юк җылынырга.

Кайсыгызның кулы җылы,

Бәйлисе бар йөрәкне.

Х.Туфан

Җылы качты... Дөньясында бер учак юк җылынырга.

Күпләр мохтаҗ булып яши ихлас җылы, якты нурга.

Ничә тапкыр андыйларга жәлләмичә суздым кулым.

Кемдер аңлап рәхмәт әйтте, кемдер бүлде барыр юлым.

Кем сөйләде гайбәт итеп, имеш, ул дип беркем түгел. Рәнҗемәдем, гайбәтләрдән өстен минем садә күңел.

Кемсә берәү көнләшүдән күрмәмешкә үк салышты.

Кайберәүләр аңа кушылып, кабатлады шул ялгышны.

Уңга карыйм, сулга карыйм, сирәгәйгән дуслар саны.

Тик мин тыныч, суындырмый бу вак борчу минем канны. Дошманнар да кайчагында яшәү көче бирә икән.

Әрсез җилләр исә диеп, сыгылмый ул, сынмый имән.

Тугры дуслар янда калды. Һәрберсенең кулы җылы.

Соңгы учак сүнгәндә дә, җылытачак алар тыны.

Туңа калсаң, кил син, дустым! Кулым җылы, ышан миңа! Йөрәгеңне үзем бәйлим, яшә генә, берүк туңма!
 

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев