Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөзгә җиткәндә

Мең сабырлык телим әниемә Тәрбияләр өчен әнкәсен...

Йөзгә җиткәндә дә яшәү ямьле,

Һич кенә дә килми китәсе.

«Тагын бер кыш кышлар идем», – диеп,

Укый әби «Әлхәм» сүрәсен.

Ярдан-ярга айкый хатирәләр,

Истәлекләр аңга сарыла,

Сөюләрен нәкъ кызларча сөйләп,

Кайтып килә япь-яшь чагына.

Исән калган балаларын барлый,

Аннан мәрхүмнәрен сагына.

Бер гасырлык язмыш ялкыннары

Моңсу күзләрендә чагыла.

Оныкларның яндагысын түгел,

Читтәгесен эзли җиһаннан.

Хәвефләнеп куя, «гөж-гөж» килеп,

Машиналар узса урамнан.

Холкы көйсезләнеп, сабыйларча,

Үпкәләгән була, кайчакта.

Шул мизгелдә телдән ычкынганы

Ирешмәсен берүк Аллаһка.

Йөзгә җиткәндә дә яшәү ямьле,

«Авыр» диеп килми әйтәсем.

Мең сабырлык телим әниемә

Тәрбияләр өчен әнкәсен...
 

"КУ" 11,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев