Шигърият
Юкка чыккан авыл нигезендә…
Авылларда буш нигезләр ята...
Нигезләрдә әрсез кычытканнар,
Өтеп-өтеп ала карашны.
Искән җилне чага зәһәрләре,
Саркып куя язмыш ярасы.
Нигезләрдә сантый тигәнәкләр,
Килүчегә – ачык «хуҗалар».
Чалбар балагыңнан тоталар да
Иңбашыңа куллар сузалар.
Нигезләрдә татлы әрем исе,
Ул – хушбуе авыл җиренең.
Исни-исни атлыйм авыл буйлап,
Монда тагын кайчан килермен…
Морҗаларда чәүкә патша бүген,
Канат кагышлары гел үзгә.
Бөкресен тезләренә салып,
Авыл кереп бара бу көзгә.
Авылларда буш нигезләр ята,
Булган – авыл, бүген юк менә.
Кычытканнар чаккан җилләр генә
Арка кашытырга иелә.
Вазыйх Ватыйхов
"КУ" 1, 2018
Фото: pixabay
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев