Юатчы, заманым
Юатчы, заманым, өмет ул алда, дип, Бер яхшы сүздән дә йөрәгем җылына...
Суына көннәрем, ялганга сыена,
Заманмы юл бирә шайтанга, өрәккә?
Шул халкым күтәреп урынын бар иткән
Мөнбәрләр ишелә минем дә йөрәккә.
Анда сүз күшегеп, бөрешеп тарала,
Шомнары җанымда атыла вулкандай.
Мине соң бу җирнең кемнәре ишетсен? –
Ярсыйсың, диярләр, әллә ни булгандай...
Мин хөкем италмыйм беркемне. Хакым юк!
Тик үзем белгәнчә яшәргә теләвем.
Богаулы кулларның, телләрнең бәһасен
Күзаллыйм берзаман кемнәрдер түләвен.
Заманга юл бирү күпләргә килешә,
Чигенү чикләрен билгели кемнәрдер.
Әллә соң җан зәгыйфь?! Күрәсең, безләрдә
Ил йөген күтәрмәс салынкы иңнәрдер.
Шулай да без бар бит, үлмәгән, дигәндә,
Күзенә карарга кыймыймын ирләрнең.
Ни көтәм яфрактай җилпенә-өзелә,
Мин табын бетерә алмамдыр керләрнең...
Яшим дип юл чыккач, кайдан бу өрәге? –
Килә дә баса ул аркылы юлыма.
Юатчы, заманым, өмет ул алда, дип,
Бер яхшы сүздән дә йөрәгем җылына...
"КУ" 06, 2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев