Әйт, телем...
«Син безгә нигә, әйт әле?!» диючеләргә җавап: Телең барында телеңне кадерлә, кардәш, ярат.
«Син безгә нигә, әйт әле?» диючеләргә җавап,
Әйт шуларга, туган телем, сорамасыннар кабат.
Әйт шуларга, тыйнакланма, тыелып беттең инде,
Кеше көен көйли-көйли кыелып беттең инде.
Әйт, телем, шартлатып сөйлә, йоклаганнар сискәнсен.
Алай иртә күммәсеннәр, гайрәтең бар, исән син.
Син сәүдәләр йөрткән тел бит, тарих, ярлыклар язган.
Теленнән ваз кичүчегә надан дигән сүз таман.
Син догалар кылучы тел – Аллаһны зурлаган тел.
Син, яуларда җиңү яулап, тынычлык сораган тел.
Башларын чайкап утырсын телсезләр, томаналар.
Телләрен җуйган халыклар бер заман югалалар.
Бер заман югалалар шул, ә югалгач, табылмас.
Менә инде ул чакларда тешләргә тел дә булмас.
Шул тел белән үз ипиен табып, баеп беткәчтен,
«Нигә миңа бу тел» диеп, оран салып йөргәчтен,
Ана телен ят иткәннәр ят итмәсме анасын?
Мин шикләнәм, бик шикләнәм, Раббым үзе сакласын.
«Син безгә нигә, әйт әле?!» диючеләргә җавап:
Телең барында телеңне кадерлә, кардәш, ярат.
"КУ" 10, 2021
Фото: архив
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Җавап бирәм: “Сиңа телең нигә?”-диеп “өргәннәргә”,телнең нигә кирәклеген белми җирдә йөргәннәргә: Иң мөһиме- телем кирәк, капкач, азык чәйнәгәндә,аш артыннан, чөкердәшеп, тирләп- тешеп, чәйләгәндә.Чәйләгәндә, чәйнәшергә “чыш- пыш”ын да, гайбәтен дә,бер табакта бутап бергә яманын да, әйбәтен дә.Телем кирәк, кай түрәгә “майлап- җайлап” ярарга да,телем кирәк, кай түрәнең тәлинкәсен яларга да.Телем кирәк, нотык сөйләп, акыл сатып утырганда,Шулай эшләргә кирәк!”-дип, кеше башын катырганда.Телем кирәк, башкаларны көрәшләргә чакырырга,“Алай дөрес түгел ул!” -дип, тамак ертып акырырга.Телем кирәк эшләмәскә, бүтән кеше эшләгәндә,Телем кирәк, кирәк чакта, дәшмәс өчен тешләгәндә... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0