Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ышанам

Күпмегә сузылыр бу афәт? Китмәскә уйлады, ахрысы...

Күпмегә сузылыр бу афәт?

Китмәскә уйлады, ахрысы...

Күк шаһит – меңәрләп йотса да,

Әҗәлнең туйганы бармы соң?..

Карашлар офыкка төбәлгән.

Көн туса – хәвефле хәбәрләр.

Сәфәрдән ваз кичкән бу көннәр

Өзелгән гомергә бәрабәр.

Максатлар, өметләр баглаган

Дөньякай нигә соң болгавыр?

«Болганчык» кемгәдер уңайлы,

Сүз дә юк, кемгәдер бик авыр.

Хәбәрдән сулышлар кысыла.

Каргалдык ни гамәл, ни өчен?

Әллә соң кичегеп тудыкмы,

Кай заман туасын белмичә?

Хәл-әхвәл шөбһәле булса да,

Күңел гел яхшыга омтыла.

«Саф дөнья бар ул», – дип ашкына

«Каядыр офыклар артында».

Ышанам: Җиһан бер чистарыр,

Яңгырдан хушланган даладай.

Дөньяга яңача карарбыз,

Бер нәни гөнаһсыз баладай!..
 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев