Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җырлый торган уклар

Бигрәк гаҗәп: ошбу салкын корал көйли икән нәрсә хакында?! Терек затка шулай җырга салып, җиткерәме үлем карарын?!

Бурят дустым бүген киез өйдә
яшәү фәлсәфәсен күп сатты;
аннан ары миңа җәя сузып,
җырлый торган уклар күрсәтте.
«Сәер!» – диеп таңга калу өчен
юктыр, бәлки, тулы хакым да.
Бигрәк гаҗәп: ошбу салкын корал
көйли икән нәрсә хакында?!
Терек затка шулай җырга салып,
җиткерәме үлем карарын?!
Үзәк өзгеч тавыш басып китә
хәтта козгыннарның «кар-карр»ын.
Кайтавазы кайчак хәтерләтә
каһкаһәле көлү шау-гөрен...
Фаразларым уйга батыргандыр
кайнар башлы кавем шагыйрен.
Әллә инде шайтан, моңга төреп,
яңгырата безгә әгъвасын6?!
Җәя кылы җырга бәйле булгач,
ник туктаусыз кан-яшь ага соң?
Бәгъзе көндәш аһәң белән әйтә
кальбендәге ачы нөктәсен.
Галәбәле тәкъдир каләмедәй,
укмы куя гомер ноктасын?
...Борауламам бурят борадәрне,
артык борчып, аны измәм мин.
Садәлектән килер сорауларга
үзем генә җавап эзләрмен.

6 Әгъва – коткы

 

«КУ» 07, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев