Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәкләрдә яз иде

Яратудан янган битләрне, Үбә, үбә назлап иркәләде.

Фасыл угы алтын көздә иде...

Ә җаннарда җылы яз иде...

Айлы төндә ике яшь йөрәкнең

Керсез сөю җыры язылды!

Төн пәрдәсен ертып, ай нурлары

Яратудан янган битләрне,

Үбә, үбә назлап иркәләде.

Әмма бу наз гына җитмәде...

Күчәрендә, аһ, әйләнде дөнья!..

Хушланды да... тагын әйләнде...

Онытылды дөнья борчулары,

Бар ямьнәре үткән җәйләрнең.
Онытылды шөбһә, шикле уйлар,

Ул сөйләде, ә кыз дәшмәде.

Буталышып бетеп уралдылар,

Ике җанның ефәк чәчләре...

И Илаһым! «Бу бит гөнаһ!» – димә!

Шашкын бу хисләрне тыймаслык.

Битәрләмәс һич тә җан газабы –

Уртак булгач сөю, ихласлык.

Вакыт теле алтын көздә иде...

Ә чынлыкта көзге төн иде...

...Фәрештәләр канат кагынганда,

Дөнья шундый татлы, тын иде...

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев