Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәк кыңгыравы

Бәхеттән тукылсын иде Тормыш юлың, и бала!

Йөрәктәге кыңгыравым

Чыңлый да чыңлый һаман.

Кыңгырау җебен тартучы

Син ул, син, газиз балам!

Синең бармагың канаса,

Минем йөрәгем каный.

Акылың, буең үссә дә,

Син миңа һаман сабый.

Гөлләр телен беләсең күк,

Күктән иңгән бүләгем.
Син дөньяга аваз салгач,

Кидем бәхет күлмәген.

Йөрәгемнең кыңгыравы

Тынгы бирми – моңлана.

Бәхеттән тукылсын иде

Тормыш юлың, и бала!

Нәни генә кыңгыравым

Чыңлый да чыңлый һаман.

Хәят илһамын бирергә

Син аны элдең, балам!..
 

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев