Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәк итеп яшик вакытны...

Без мәңгегә килмәгәнбез җиргә! Бәхет мизгелләре вакытлы, Тирәнгәрәк сузыйк тамырларны, Йөрәк итеп яшик вакытны!

Шамил абыйга

Юлдаш итте безне елгыр еллар...

Урау юллар, көзләр аерды.

Бер тамырдан үскән агачларның

Ботакларын җилләр каерды.

Кара болыт күкне капласа да,

Ярып чыга кояш болытны.

Тик шагыйрьләр генә бу дөньяда

Йөрәк итеп яши вакытны.

Йөрәк итеп яшик без вакытны!

Юлдаш булсын безгә тиз яшен,

Урап үтмик әле моң-зарларны,

Күрә белик җирдә күз яшен.

Без мәңгегә килмәгәнбез җиргә!

Бәхет мизгелләре вакытлы,

Тирәнгәрәк сузыйк тамырларны,

Йөрәк итеп яшик вакытны!

 

"КУ" 06, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев