Җырчы Марк Бернес истәлегенә
Иртәдән үк җаным әрни бүген, Ник кенә исләрдән чыкмыйсың, Йөрәк түрләремә кан саудырып, Күңелемдә чыклар чыклыйсың?
Иртәдән үк җаным әрни бүген,
Ник кенә исләрдән чыкмыйсың,
Йөрәк түрләремә кан саудырып,
Күңелемдә чыклар чыклыйсың?
Бу ниткән хәл? Ничә ел сәхрәмдә
Башка сандугачлар сайратмыйм?
Син татар да түгел, Марк, әмма
Сине Илһамнан ким яратмыйм!..
Йөрәк төпкеленнән әкрен типкән
Чишмә суын эчеп карлыккан,
Моңлы, шомлы, зарлы тавышың килә
Гүя Дим башыннан – Шарлыктан,
Өязедән, Мендәрле-Куллардан,
Кылган, болын сачкәләреннән,
Кәркәленең күзләренә зәңгәр
Сөрмә тарткан бакчаларыннан
«Тёмная ночь» килә үзәк өзеп,
Әнә солдат – агач аяклы,
Җырлый! Сталиннан орден алган,
Орден белән – «култык таяк»ны.
«Тёмная ночь» килә үзәк өзеп,
Моңнар тетри сирәк сиземдә.
Бу сиземнән
«Тёмный җырчы» булып
Калдым, бугай, ахры, үзем дә.
Соң үзем дә «Кара урман»дагы
«Караңгы төн»нәрдән ятим бит?
Бернес белән Илһам бүләк иткән
«Кара моң» хакына яшим бит!..
«Бернес җырчы түгел, ыңгырашып,
Такмак көйли бит ул», – дисәләр,
«Тёмная ночь» моңнарыннан туган
Авыр йөктән шулай ыңгырашып,
Чыңрау торна сыман торкылдашып,
Җилләр исәләр дә исәләр,
Бернес җырчы түгел, дисәләр…
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев