Җылама ла, сеңлем!
Һәрбер тамган яшь бөртегең чәнчеп Һәм яндырып йөрәккә төшә!
Җылама ла, сеңлем! Юкса сиңа
Шулкадәрле көлү килешә!
Һәрбер тамган яшь бөртегең чәнчеп
Һәм яндырып йөрәккә төшә!
Әйе, авыр ишетергә, сеңлем,
Денен саткан кяфер дигәнне...
Син ышанма, зинһар, керәшеннең
Юк ла динен сатып йөргәне!
Кяфер булсаң, синең йөзләреңнән
Бөркелмәс нур, сафлык, чисталык!
Карап туймыйм шуңа, яшермичә
Күзләреңә карыйм, сокланып.
Әй, сең(е)лем, без бит бик бәхетле.
Күп бит әле, уйласаң әгәр,
Телен онытып, моңын аңламыйча
Яши торган мескен бәндәләр.
Тыңлыймын да сине, исем китә:
Шундый йомшак, матур сөйлисең.
Сөйләмеңә синең чит халыктан
Ялгыш кына ник бер сүз керсен?!
Рус белән бер динне тотабыз дип,
Тел алмадык ла без урыстан.
Бар булганы безнең үзебездә,
Борынгыдан килә, тумыштан.
Җылама ла, сеңлем! Әллә соң без
Илне, телне саткан халыкмы?!
Тел сатмадык, әмма «телсез» диеп
Әйткән сүздән йөрәк авыртты…
"КУ" 7, 2025
Фото: freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
И, Георгий абый ... ....... ...И, Георгий абый, шигырь башың, ........үпкә шигырь кебек түгел дә... .........Тик укыгач, анда язганнарың .........тигән саен тиде күңелгә... ......... ...Әйе, кемдер татар арасыннан, .........мыскыллаган, әйтеп, ул сүзне. .........Әмма бүген телен, динен саткан .........ул сез микән, әллә ул- безме? ........ ...Бүген инде татар миллилеген ..........вак иләктән килә иләсе: ..........Күп татарның күптән катнаш инде ......... теле, дине, җаны, гаиләсе... ......... ...Илне, телне саткан татар түгел, ..........сакламадык, әмма берсен дә! ..........И, Георгий абый, түгел лә ул ..........йөрәк авыртуы бер синдә... .......... ...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0