Шигърият
Язгы бер хатирә
Бозда ага-ага китте Әллә ул, әллә үзем...
Чал инешең ташыганда
Ник өзелмәсен үзәк?!
Малайчакка кайттым кабат,
Бозлар киткәнен күзләп.
Малайчагым, кулын изәп,
Яшерде яшьле күзен.
Бозда ага-ага китте
Әллә ул, әллә үзем...
"КУ" 05,2023
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев