Язам
Җанның Кол Шәриф күк кылыч тотып Мәчет баскычына баскан чагы.
Җанның Кол Шәриф күк кылыч тотып,
Мәчет баскычына баскан чагы,
Курку дигән хиснең мине ташлап,
Дөнья аръягына качкан чагы.
Чөнки язам.
Гавам, Галәм, Вакыт
Күзен мөлдерәтеп карап тора.
Шигырьләрне яраларга ябам,
Канап торган халкым ярасына.
Мең-мең корбан биреп, азатлыкның
Гомерләрдән кыйммәт таңнарында,
Тәгәрәгән башлар бүкәннәрдән
Һәр яуланган шәһәр мәйданында.
Гыйбрәт алыр, куркыр, туктап калыр,
Кияр, диеп коллык камытларын, –
Өмет иткән дошман, ләкин белгән,
Мең кат белгән тагын ялгышканын.
Бүген бары зыялы юл белән
Белем алып, ныгып, казганып,
Көн-төн эшләп, мөстәкыйльлек яулау
Һәм яшәмәү сүзгә алданып.
Мең кат алдаганны күргәне бар,
Мең-меңнәрне корбан иткәне бар,
Язмышына елан үргәне бар,
Биш гасырлык канлы үткәне бар.
Җанның Кол Шәриф күк кылыч тотып
Мәчет баскычына баскан чагы.
Язам. Куркуларның җанны ташлап,
Дөнья аръягына качкан чагы.
"КУ" 04, 2022
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев