Шигърият
Яз шатлыгы
1312
0
0
Кояш сипкән якты нурлар белән Челтәрләнә карлар катлавы...
Кояш сипкән якты нурлар белән
Челтәрләнә карлар катлавы,
Йөрәкләрдә яңа дәрт тудыра
Җир исләрен тоеп атлавы.
Күкселләнә барган чокырларның
Буйларында томан тирбәлә.
– Без хәзер, – дип, – язгы кыр эшенә
Колхоз карты көлеп җибәрә.
Түзеп булмый шат яз хөрмәтенә
Җырламыйча гүзәл җырларны,
Безнең җырның көчле ташкыннары
Күмеп китә иркен кырларны.
Ә аннан соң бәхет, шатлык булып
Кояшкача менә сирпелеп;
– Юлбашчыга биргән вәгъдәләрне
Без үтәрбез төгәл иттереп!!!
«Совет әдәбияты». 1951 ел, 5нче сан.
"КУ" 05,2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев