Шигърият
Яши-яши күнегәсең табигатькә...
Яши-яши күнегәсең табигатькә, Диңгез-таулар урман-кырлар кебек якын, Булсын Париж, Барселона йә Лиссабон, Безнең белән бер калыптан, шул ук халкы.
Яши-яши күнегәсең табигатькә,
Диңгез-таулар урман-кырлар кебек якын,
Булсын Париж, Барселона йә Лиссабон,
Безнең белән бер калыптан, шул ук халкы.
Әйтмәс идем, монда ирек, ни теләсәң,
Шуны эшлә, күкләр, диеп, иксез-чиксез.
Монда да шул – дәүләт булгач, шул ук читлек,
...Әмма иркен читлекләре, эчтән биксез...
"КУ" 03, 2018
Фото: pixabay.com
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев