Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшел туй

Яз учында йоклый бөре кызы, Ул гөл булып туар таңнарда.

Яз учында йоклый бөре кызы,

Ул гөл булып туар таңнарда.

Чык-яшендә тоеп карашыңны,

Сөю хисем дөрләп яңара.

Яз учында йоклый бөре кызы,

Аңа карап дөнья куана.
Сагынуым гөлдән-гөлгә куна,

Сине уйлап күңелем юана.

Яз учында йоклый бөре кызы,

Тибрәнгәләп җилләр куйнында.

Төшләрендә ап-ак күлмәк киеп

Вальс бии Яшел туенда 6.
6 Яшел туй – никах туе.
 

 

"КУ" 04,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев