Яшәү
Ник бу дәвер... һәм шушындый язмыш... Нигә миңа мондый жирәбә?!
Без – өчәү идек.
Беребез – Котластан, беребез
– Норильскидан, беребез –
Колымадан...
Ибраһим Салахов
истәлекләреннән.
Мы питаемся чувством вины и
стыдом, доктор...
«Суспирия» фильмыннан.
Кемнәр белән яшимен соң, диеп,
Бер күз йөртеп чык та тирәңә:
«Ник бу дәвер... һәм шушындый язмыш...
Нигә миңа мондый жирәбә?!» –
Дигән уйларыңны ераккарак
Яшереп куй!
Ялгыш катыйльләр
Уянмасын, айбалтасын айкап...
Ул мәхшәрләр әле хәтердә!
...Ак бураннар яшәү исен бөрки...
Ак биләүдә – ап-ак йомарлам –
Үз язмышы көтә аны, беләм:
Нәрсә төзер безнең хыялдан?
Юк, сорамыйм!
Һәм юрамыйм!
Җирдә
Килә Вакыт һәрчак вакытлы:
Кемнәр кемгә йодрык төйнәмәсен,
Ничек эзләмәсен хаклыкны...
Бер күз йөртеп чык та тирә-юньгә,
Ак карларның йотып яктысын,
Тор бәхеттән шашып:
– Яшәү, – диеп, –
Монда... бүген... нинди татлы соң!
Ә шикләрең яшер ераккарак,
Уятмасын ялгыш... Яманны.
Бер ялгарга тиеш иде кемдер
Бу төзәлмәс тартыш яраны.
...Ак бураннар чәчләреңдә көйри...
...Ак бишектә йөрәк – йомарлам...
Җир беразга гына аграк булсын –
Без калдырып киткән
Хыялдан.
"КУ" 12, 2020
Фото: pixabay
Теги: шигырь шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев