Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ярый әле

Ярый әле, син бар бу дөньяда, Яшәү өчен өмет бирәсең: Авыр сулап йоклап яткан чакта, Төшләремә килеп керәсең!


Ярый әле, син бар бу дөньяда,
Яшәү өчен өмет бирәсең:
Авыр сулап йоклап яткан чакта,
Төшләремә килеп керәсең!
Ярый әле, син бар бу җиһанда,
Күзләреңнән нурлар сибелә!
Бәлки, күңелемнең тынычлыгын
Саклыйсыңдыр бары син генә!
Ярый әле, сине күрү мөмкин –
Синнән башка, күңел боега...
Ташып чыккан кайнар олы хисләр,
Күңел тулгач, сиңа сыена!

Ришат Рамазанов

"КУ", 09, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев