Шигърият
Яңа елга иске теләк
Һәр кешенең иң көткән Иң бәхетле елы бул.
Әй Яңа ел, Яңа ел,
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле,
Гөнаһларың юк әле.
Ай үсәсен көн үсеп,
Туктамыйча гел үсеп,
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.
Тик берүк явыз булма,
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар,
Чуалмасын язмышлар.
Мылтык тоткан кулларга
Кызганмыйча каты сук.
Кара мәкер-уйларга
Давыл булып каршы чык.
Өйсезләрне өйле ит,
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.
Буең белән түгел син,
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең иң көткән
Иң бәхетле елы бул.
"КУ" 1, 2018
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев