Логотип Казан Утлары
Шигърият

Якты төн

Аһ, бу зая узган гомер, тормыш... Чүктереп һәм зар елатып, җанны тырный.

Якты төндә балкый ай һәм йолдыз,

Кемгәдер көлә алар, кемгәдер елый.

Аһ, бу зая узган гомер, тормыш...

Чүктерә дә, елата да, җанны тырный.

Ни өчен безгә күзләрен кысып,

Нурларын чәчеп, һаман йолдызлар бага?

Сынаулы караш төшә күкләрдән:

Бәхетлеме син җирдә, әй, газиз бала!

Һич беркемнән көтмим берни дә мин

Төннең тыныч мизгелендә, юк, теләмим.

Пакь хыялдан тора кальбем, юлым.

Энҗеләрдән нәкышләнгән күңел күгем.

Яңгыр инде узды, явып үтте,

Акрын гына нурын чәчә кояш күктә.

Бәллүр сулар балкый күлләвектә,

Ә асылда күңел таша, нидер көтә.

Якты төндә балкый ай һәм йолдыз,

Кемгәдер көлә алар, кемгәдер елый.

Аһ, бу зая узган гомер, тормыш...

Чүктереп һәм зар елатып, җанны тырный.

Диләвәр Османов

(Диләвәр ОСМАНОВ (1959) – кырымтатар шагыйре; шигырьләре Кырымда һәм башка илләрдә чыгучы төрле җыентыкларда, республикабыз матбугатында дөнья күрә. Кырымда яши.)

 

"КУ" 06,2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев