Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хуҗасы кем?

Хуҗасы кем – сүзе шундый була, Хикмәт – хуҗа әйткән сүзләрдә.

Сүзне көчле, диләр. Әйтегезче!

Аның көчен кемнәр үлчәгән?

Сүзне явыз, диләр... Ул соң кемне

Җәберләгән икән? Көчләгән?

Сүзне матур, диләр. Әйтегезче!

Аның матурлыгын кемнәр күргән?

Сүзне җылы, диләр. Бүлешегез!

Туңган тәнне кемнәр сүзгә төргән?

Сүзне тирән, диләр. Әллә кемдер

Сүзгә чумып, чыга алмый яткан?

Сүзне тәмле, диләр. Әллә берәү

Ризык диеп авызына капкан?

Сүзне әче, диләр. Әйтегезче!

Әчесеннән кемнәр йөзен чыткан?

Сүзне ялкын, диләр. Әллә бармы

Очкыныннан дөрләп янгын чыккан?

Сүзне агу, диләр. Кемдер әллә

Аннан зыян күргән, тилергән?
Сүзне дәва, диләр. Бармы берәү

Сүзне кабул итеп терелгән?

Сүз әшәке, диләр. Әйтегезче!

Кем каралган аның кереннән?

Сүз – табышмак, диләр. Кемнәр икән

Баш ватканнар аның сереннән?

Сүзне авыр, диләр. Бармы берәү

күтәрә алмый җиргә бөгелгән?

Сүз куркыныч, диләр. Куркуыннан

Туган җирдән бармы сөрелгән?

...Җир йөзендә сүз бәһасен һәркем

Белеп, аңлап яши диеп саныйм.

Нигә сүзләр төрле төсмер ала?

Шигырь аша җавап биреп карыйм:

Төрле калыпларга керә сүзләр,

Төрле мәгънә ала, үзгәрә.

Хуҗасы кем – сүзе шундый була,

Хикмәт – хуҗа әйткән сүзләрдә. 

РӘМИЛӘ МАЙОРОВА

 

"КУ" 02, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев