Шигърият
Хәтер тырнап үтте җанымны
И, авылда бәбкә күрмә инде, Йә яшь бәрән – сөеп кочарлык...
И, авылда бәбкә күрмә инде,
Йә яшь бәрән – сөеп кочарлык...
Күпме күзләсәң дә, печән төяп
Үтмәс арба белән ат чабып...
Бар да калды җылы тойгы булып –
Салам эскертләре, кибәннәр,
Эшкә барганда да, кайтканда да
Ару белми җырлап йөргәннәр.
Һәм авыл да, коры кабык сыман,
Үз эчендә калды боегып.
Чишмә сукмагына печән үсте,
Биек, куе, чабарлык булып.
Әле ярый, әтәчләре калды
Кычкырырга, бизәп авылны.
Әллә нәрсә булды, барын уйлап,
Хәтер тырнап үтте җанымны..
"КУ" 7, 2025
Фото: freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев