Логотип Казан Утлары
Шигърият

Халкың белән

Син ул чакта халкың белән идең – Халкың күргән хурлыкларны күрдең. Тәкъдиреңнән ачык чырай көтеп, Кулдан-кулга йөрдең.

Я была тогда с моим народом,
Где мой народ, к несчастью был...
А.Ахматова

 

 

Син ул чакта халкың белән идең –
Халкың күргән хурлыкларны күрдең.
Тәкъдиреңнән ачык чырай көтеп,
Кулдан-кулга йөрдең.


Син халкыңның зурлыгын да белдең –
Милли моңнар аша җанын күрдең.
Моң саркыган һәрбер ярага син
Шифам тисен диеп, тының өрдең.


Син ул чакта халкың белән идең...
Син хәзер дә халкың белән, Тукай!
Синең аша ул һаман да әле
Тәкъдиренең харитасын тукый.


Синең аша ул һаман да әле
Үз җанының серен ачмак була.
Замананың туктамыйча искән
Ачы җилләреннән качмак була.


Синең язмыш – халкың язмышы да,
Хак-нахагы бергә төенләнгән.
Бер улакка салып төелгән ул
Бу – дөньялык дигән тегермәндә.

 

«КУ» 04, 2026

Фото: freepik ИИ

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев