Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Халкым минем!» – диеп әйтә алмыйм

«Халкым минем!» – диеп әйтә алмыйм, Ул минеке түгел, дөньяныкы.

«Халкым минем!» – диеп әйтә алмыйм,
Ул минеке түгел, дөньяныкы.
«Улым!» – диеп, баштан сыйпаса да,
Ул минеке түгел. Мин – аныкы.
Кул күтәрсә кемдер, хәнҗәр тотып,
Юк итәргә теләп йә кимсетеп,
Кан чыкканчы, шул хәнҗәрне кысып,
Мин әйтермен: «Тимә! Ул – минеке!»
Ә югалса дөнья чикләрендә,
Үзен-үзе ваклап йә таркатып,
Мин елармын, үксез, ятим калып:
Ул минеке иде бит һәрвакыт!

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев