Хәлең ничек, Шагыйрь? Исәнсеңме...
Үз хәсрәтең генә сыймый кала заман гаме сыйган йөрәгеңә.
Хәлең ничек, Шагыйрь? Исәнсеңме,
бетмәдеме җаның тетелеп?
Һаман шулай яшисеңме әле
мең терелеп һәм мең кат үлеп?
Хәлең ничек, Шагыйрь? Заман өчен
үз кешеме, әллә үгисеңме?
Бармы телең, бармы әле илең,
бер мөһаҗир генә түгелсеңме?
Хәлең ничек, Шагыйрь? Тормыш йөге
иңнәреңне басып төшмиме соң?
Китапларың кулда йөриме ул,
киштәләрдә тузан «эчмиме» соң?
Хәлең ничек, Шагыйрь? Заманыңның
хуҗасымы, әллә колымы син?
Кылыч кисми иелгәнне диеп,
баш идеңме, әллә горурмы син?
Хәлең ничек, Шагыйрь? Соң тудым дип,
үкенгәнең бармы, булгалыймы?
Бүгенге көн сине яралыймы,
милләтемне сүзең дәвалыймы?
Хәлең ничек, Шагыйрь? Кадерлеме,
абруйлымы атың илеңдә?
Куанычың күпме, юанычмы –
бер ярасы була кемнең дә?
Хәлең ничек, Шагыйрь? Иреклеме,
читлектәге коштай биклеме син?
Исеңдәме, күктән илче булып,
җибәрелгән бер зат идең бит син!
Хәлең ничек, Шагыйрь? Зарланмыйсың
шартлап сынган чакта беләгең дә!
Үз хәсрәтең генә сыймый кала
заман гаме сыйган йөрәгеңә.
«КУ» 10, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев