Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вавилон манарасы

...Вавилонда татар булмаганга Төзелмичә калган манара...

(Уены-чыны бергә)

Уңайны да ник кирегә саплау?

Уйлаганда хәтта сак уйлан:

Меңләп телле халык!

Манара да

Коралмавын белә Вавилон.

Кытай теле дә бар җир шарында,

Миллиард ярым кытай – илендә.

Татар – тылмач: кытай белән дә ник

Аңлашмаска кытай телендә?!

Йөз тел белик! Телләр белмәгәнгә

Җирдә тормыш акрын яңара.

...Вавилонда татар булмаганга

Төзелмичә калган манара...

 

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вавилонда татар булган да инде (Уены- чыны бергә) .............. ......Вавилонда татар булмаганга ..............Төзелмичә калган манара... (Салават Рәхмәтулла) ............. ... ..............Вавилон ул чынбарлыкта Бабил булган, татар сүзе? ....................Манарасын төзүче дә булган инде татар үзе! .................... ...Татар бит, бердәм булып яши алмый ни черта да... ..............Мәкальдәге кебек инде, өчәү булса- дүрт фиркада! .................. ...Төзи торгач, күккә шактый биек менеп киткән татар. ..............Бабилда да йөз кавемгә бүленешеп беткән татар. .................. ...Айрым кавем булып киткән Бабилда бар шәһәр, авыл... ..............Ахыргача төзелмичә калган инде шуңа да ул! ............... .............. Сәйлән