Шигърият
Васыять
Халкымның соңгы татары Кемгә язар васыять?
Аласын алалмасак та,
Бирәсен бирдек инде...
Телсез-өнсез яшәп ятыш –
Бездә шул хөрлек инде.
Бүген безнең хәлләр шундый,
Бездә шундый вазгыять.
Халкымның соңгы татары
Кемгә язар васыять?
«КУ» 11, 2026
Фото: Индира Габдуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев