Шигърият
Вакыт җитми генә бу тормышта...
Таба коймагына кайттым, әни, Чукыныплар китсен дөньясы! Очканында нык канатлы бөркет Онытмаска тиеш оясын!
Вакыт җитми генә бу тормышта…
«Син аңларсың!» – дим дә, ашыгам…
«Әни!» – диеп бер эндәшим дисәм,
Көнем җитми, төнем – ташыган.
Телефонда күпме шалтырату:
Гафу, әни, җитми бу вакыт!
Син аңларсың, әни, балаңның бит
Чагасы да була кайвакыт.
Кырыкмаса кырык мәшәкатьтә
Хет телефон чып-чын хәтерле!
Әни, гафу! Әни, синнән башка
Беркем юк ла шундый кадерле!
Таба коймагына кайттым, әни,
Чукыныплар китсен дөньясы!
Очканында нык канатлы бөркет
Онытмаска тиеш оясын!
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
“Чукыныплар китсен дөньясы!”-дип, ..........берәү кайткан таба коймагына. ................Гаҗәп түгел, хәтта сыер кайта, ............үзенең тагарагы янына... ................ ........ Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0