Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вакыт хакында

Вакытларның моңсулыгын тойдым, аяк баскач туган ягыма...

Вакытларның узганына көймә,

Узачак ул бездән башка да;

Җисми булса, байлар хөр яшьлеген

Сатып алыр иде акчага.

Җилә вакыт ярсу тулпарларда,

Йотып каласың тик тузанын;

Кеше кадере артыр, суырып

Бетерсәләр тизрәк җир канын.

Вакытларның моңсулыгын тойдым,

Аяк баскач туган ягыма;

Җанкаемны өзеп алып, элеп

Китәрләрдәй булдым каенга.

Вакытлар да сыктап елый икән,

Сугылса җил кабер ташына;

Бай тирәктә кош сайраса, йөрәк

Хәсрәтләрдән бераз бушана.

Вакытларның тукталганын күрдем,

Яшь күкрәкне пуля тишкәндә;

Җирдәге җан исәбеннән күбрәк

Үлем хәзерләдең ник, бәндә?!

…Вакыт Галиҗәнаплары!

Булмас Дәвамыңа һичбер катнашым;

Узып киткәч, йотып яшең, ачы

Тузанында аунап каласың…

"КУ" 9, 2018
Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев