Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вакыт агышы

Читкә китеп, һәр көн сагынып яши Авылларын минем кебекләр.

Башкаемны җиргә салдым бүген,
Тыңлыйм диеп вакыт агышын.
Туган туфрак алып калыр төсле
Йөрәгемдә булган сагышым.
Күзем йомсам, мин күрәмен кебек
Уфалласын тарткан бабамны;
Түр яктагы идән уртасында
Йөгерешкән орчык, кабаны.
Мин тоямын пәрәмәчләр исен,
Салкынлыгын базның, катыкның,
Туңмай салган табаларда йөзгән
Бәрәңгенең тәмен – кабыклы.
Мин ишетәм әткәй чалгысының
Бер көй белән печән чабуын;
Ак күбеккә баткан чиләкләргә
Әниемнең сыер савуын.
Юк, онытмам! Онытырлык түгел,
Без бу җиргә бик нык береккән.
Читкә китеп, һәр көн сагынып яши
Авылларын минем кебекләр.
Шушы туфрак биргән икмәк, сөт һәм
Бәрәңгене ашап үскән без.
Тик бәхетне эзләп, авыллардан
Еракларга чыгып киткәнбез...
Ничә буын бабам тире тамган
Һәр аршины якын җирем лә...
Күз карамда хатирәләр яши,
Күзләремдә авыл күренә.
Фатихасын ала алдык микән,
Үткән чакта басу капкасын?
Уйланылды микән чирәменә
Бүгенгедәй кайтып ятасын?
Сагынуым бүген чиктән ашкан,
Ястык кебек газиз туфрагың...
Юк, кичермәс җирем йөрәгемнең
Чит җирләрдә берчак туктавын!

 

«КУ» 04, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яңа үрләр яулыйм, диеп, авылын ташлап китә, .......Шәһәр баскычлары буйлап, “күкләр”гә менеп җитә... ....... ... Картлыгында ирешсә дә теләгән бәхетенә, ..........Бар хыялы- төшеп яту авылы ләхетенә. ........... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)