Логотип Казан Утлары
Шигърият

Вәгъдә

Күз яшьләрем калган ул язны мин Онытмадым. Шуңа һәр килгәнен Каршы алам иң соңгысы кебек...

А он шептал и звал: «Мама, мама...»
Диана Арбенина


Күз яшьләрем калган ул язны мин
Онытмадым. Шуңа һәр килгәнен
Каршы алам иң соңгысы кебек...
Хәтеремдә анда бер үлгәнем.
Шәмнәр белән Күккә үрли-үрли,
Калдырганым калаларны аста.

Һәм бик озак аңлый алмавымны:
Менә мин ул – кадакланган качка.
Менә мин ул – Каршысына ашам.
Һәм туамын яңа... яңабаштан!
Һәм күрәмен кешеләрен Аның –
Нәфрәт белән яратудан шашкан.
Кемдер дәшә җирдән: «Балам... балам...»
Күз яшьләре бары бөртек калган...
Һәм мин төшәм йөрәк турысына –
Карашыннан ак элпәне алам.
Карап тора миңа әсәренгән
Күзләр генә... Җирдә көзләр өрә...
Мин елмаям аңа: «Юанычың
Калмаганга... киләм шуңа күрә...»
Хәтеремдә анда бер туганым.
Дәһшәт уртасында... Ак биләүдә...
Гомеренә гомерем тиң, диеп,
Биргән вәгъдәм барга – тик Берәүгә.

 

«КУ» 08, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев