Вәгъдә
Урман, болыннарым – сихри сәхрә! Һушларымны ала исе-төсе. Мине генә сагынып, мине көтеп Бизәнгәндер, ясангандыр төсле.
Урман, болыннарым – сихри сәхрә!
Һушларымны ала исе-төсе.
Мине генә сагынып, мине көтеп
Бизәнгәндер, ясангандыр төсле.
Ымсындырып, им-том укый урман.
Вәсвәсәсе яңгырый колагымда:
«Таш далада сиңа нәрсә калган?..
Калырсың ди, бәлки монда гына?»
«Кан елатма!» – диләр җиләкләре.
Мәтрүшкәләр итәгемнән тота.
Чикләвекнең чыбыгына кадәр:
«Кал, китмә!» – дип,
чәчләремнән тарта.
Үләннәре сарыла аягыма.
«Без монда!» – дип,
гөмбәләре әйди.
Шөпшә, кигәвеннәр һәм черкиләр:
«Без-з-з нишләрбез-з-з синсез-з-з», –
дип безелди.
Юмалый да әсәрләтә урман.
Һәрбер ымы – дәва яраларга.
Көт син, урман!
Вәгъдә:
Кайтачакмын
Шәфәкъ нурларына уранырга.
Бакыйлыкка синнән юл алырга.
«КУ» 06, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев