Үзгәрдек
Үзгәрдек...Үзгәрде замана, кешелек Гөнаһын юарга тырыша дөньяның
Үзгәрдек...Үзгәрде замана, кешелек
Гөнаһын юарга тырыша дөньяның.
Өч яшьлек онык та урысча сукалый,
Ахрысы...Үзем дә соңарып уяндым.
Үзгәрдек... Кешенең горефе-гадәте,
Замана таләбе яктыга әйдәде!—
Мәңге бер намазга чүкмәгән ханымнар
Яулыклар бөркәнеп, тәкъвага әйләнде.
Үзгәрдек...Челтәрле капкалар биклеләр.
Ни булган?..Кешеләр бер-берсен иш итми.
Бергәләп гөрләшеп-җырлашып яшәргә,
Әйтегез, дөньяда бәндәгә ни җитми?!
Үзгәрдек... Үзгәрттек тормышны. Ә бүген...
Йолдызлар тынлыгы авылым күгендә.
Юк хәзер йолдызлар санаучы гашыйклар,
Бары тик үткәнне сагыну күңелдә.
Үзгәрдек...Кешелек үзгә бу заманның,
Әйтерсең юарга тырыша карасын.
Бер яхшы ягы бар: иркенләп сүз алып,
Дәүләтне эт итеп орыша аласың...
Шагыйрь Роберт Сәлахиевның башка шигырьләре март санында дөнья күрәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев