Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үзаң

Аңлыйдыр инде аңлардай (сүзне мин сузам гына), Үзаңның береккәнлеген тел атлы сүз аңына!

Белмим мин үзаңның барча үзлеген, үзгәлеген,
Тик беләм – тартып бара ул бәгырьнең үзгә йөген.
Торсамы чыңлап як-якта чын безнеңчә кыңгырау? –
Төшкә дә кермәс иде, ул үзаң – ни дигән сорау.
Кемнәр ул юри нахакны бутамакчы хак белән? –
Имеш тә, язган моңарчы карага без ак белән...
Борчыла мисле сезгә ди, нигә ул үзгә үзаң, –
Ни диеп җавап кайтарыйм: бер язам да, бер бозам...
Без түгел инде ул безнең тарихка тарган өрәк
Дисәм дә, аңламас инде димен сәнәкне көрәк...
Кемнәр без, кая барабыз? – кич, иртә бәхәс кыза:
Ник үзаң өйдә туа да урамда аяк суза...
Аңлыйдыр инде аңлардай (сүзне мин сузам гына),
Үзаңның береккәнлеген тел атлы сүз аңына!

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев